https://tnv.ru
25 Февраль 2025, 15:34
17
0

Саба районы Олы Кибәче авылында өченче тапкыр азан әйтүче малайлар арасында бәйге узган. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. Ул 30 елга якын шушы авылда имам ярдәмчесе булган, ислам динен куәтләүгә үзеннән өлеш керткән Рафаэль Шәрәфиев истәлегенә багышлап үткәрелә.
Былтыр бәйгедә мулла бабайларны барласалар, быел төрле елларда абыстай, кендек әбисе булган апа-әбиләрне искә алып, алар турында хатирә-истәлекләр дә яңартылды, аларның балаларны, хатын-кызларны дини гыйлемгә өйрәтүдәге роле ассызыкланды, чәй табынында алар рухына дога кылынды.
Бәйгедә Саба районының Олы һәм Кече Кибәче, Төбәк, Олыяз, Теләче районының Сауш, Олы һәм Түбән Саурыш, Җәнәй авылларыннан 30 бала катнашкан.
Фото: dumrt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0