https://tnv.ru
14 Март 2025, 09:19
33
0

Бүген, изге Рамазан аеның җомга көнендә, Казанда хәйрия маршруты йөриячәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рамазан уңаеннан 723 булган 30нчы маршрут автобусы иртәнге сәгать алтыдан (6:00) кичке сәгать алтыга (18:00) кадәр бушлай булачак.
Беренче тапкыр ул рейска Рамазан ае хөрмәтенә Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды башлангычы белән 2023нче елда юлга чыккан иде. Әлге маршрут Казанның Совет, Идел буе, Вахитов, Киров районнарын тоташтыра һәм иң озын маршрутларның берсе булып санала.
Бушлай автобусны тану бик җиңел: аның алгы тәрәзәсендә «Благотворительный маршрут от БФ «Закят» дип язылачак, ә салоны шарлар белән бизәләчәк.
Фото: dumrt.ru
Бүлешергә
Комментарии 0