https://tnv.ru
14 Март 2025, 17:02
5
0

Бүген, 14 мартта, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе инвалид балаларның әниләренә азык-төлек җыелмалары өләшкән. Җыелмалар Казанның 50 гаиләсенә тапшырыла. Әлеге чара җомга намазыннан соң Казанның Апанай мәчетендә узды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Һәр пакетка күпчелек гаиләләр рационының аерылгысыз өлеше булган төп продуктлар салынган. Аңа төрле ярмалар, токмач, колбасалар, тавык ите, үсемлек мае, куертылган сөт, консервалар, шикәр, чәй, җиләк-җимеш һәм прәннекләр керә.
Теләгән һәр кеше әлеге проектка үз өлешен кертә һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтә ала.
Фото: dumrt.ru
Бүлешергә
Комментарии 0