Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Рамазан Чатыры" ифтарында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Рамазан Чатыры" ифтарында катнашты

https://tnv.ru

19 Март 2025, 14:40

22

0

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Рамазан Чатыры" ифтарында катнашты

Кичә Мәскәүдә Зур ифтар ашы үткәрделәр. Анда Татарстан Рәисе дә катнашты. Рөстәм Миңнеханов «Рамазан Чатыры» кунакларын шәхсән сәламләде. 

Ифтар Поклонная тавында урнашкан Мемориаль мәчет янындагы чатырда узды. Мәртәбәле кунаклар арасында - Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары - Марат Хөснуллин, мөселман дәүләтләре вәкилләре, татар зыялылары, СВОда катнашучы егетләр бар иде. Мәҗлес барышында Татарстан каһарманнарына игътибар аеруча зур булды.

Рамазан чатыры» инде 20нче ел рәттән корыла. Биредә бер ай дәвамында 80 меңләп кеше күрешә. Берләшү, хәл белешү, игелекле гамәлләр кылу, башкаларны да шуңа өндәү -проектның максаты шул. Бу Мәскәүдә яшәүче милләттәшләрне, мөселманнарны изге Рамазан аенда очраштыра торган урын. Әлеге проект республика ярдәме белән Россия Мөселманнары диния нәзарәте, Мәскәү Диния нәзарәте һәм Мәскәү Хөкүмәте тарафыннан тормышка ашырыла.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар