https://tnv.ru
20 Март 2025, 09:56
121
0

Кичә Казан Экспода республика ифтары узды. Ул меңләгән дин кардәшебезне бер табынга җыя. Елдагыча анда Рөстәм Миңнеханов катнашты. Быел иң зур ифтар тәүге мәртәбә Диния нәзарәтенең корылтае белән бер көнне уза.
Анда Татарстанның барлык имамнары булды. Шулай ук Донецк, Луганск мөфтиләре, Бәхрәйн, Катар, Гарәп Әмирлекләреннән илчеләр килгән иде. Җәмәгать намазыннан соң меңләгән кеше бергә махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләр исәнлегенә, анда һәлак булганнар рухына, Ватан иминлеге өчен дога кылды.
Урыннарны һәм ризыкларны 13 мең кешегә әзерләгән булганнар. Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, бинага 14 900 кеше узган. Билет алмыйча килгән кешеләрне дә кире борып җибәрмәгәннәр. Мөфти бу алдагы елларга тагын да яхшырак әзерләнергә этәргеч, дип саный.
Илдәге иң зур һәм 13 нче тапкыр уздырылучы ифтар мизгелләре киләсе репортажда.
Бүлешергә
Комментарии 0