https://tnv.ru
20 Март 2025, 10:10
138
0

Татарстан мөселманнары өчен мөһим яңалыктан башлыйк. Бүген изге Рамазан аенда - Республикада киләсе 4 елга мөфти сайланды.
Бу вазифада алга таба да Камил хәзрәт Сәмигуллин эшләячәк. Баш казый булып Җәлил хәзрәт Фазлыев калды. Аларны бер тавыштан Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең 9нчы Корылтаенда сайладылар.
Ул Казан Экспо күргәзмәләр залында уза. Анда республиканың барлык районнарыннан мең ярым имам чакырулы иде. Утырышта Рөстәм Миңнеханов белән Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин катнашты. Дин кардәшләргә мөрәҗәгать итеп, Рәис - аларның Татарстан һәм Россиянең Ислам илләре белән багланышларын ныгытуга зур өлеш кертүен әйтте. Корылтайдан - Рүзәл Шәрипов репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0