Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә журналистлар өчен ифтар узды

Казанның Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә журналистлар өчен ифтар узды

https://tnv.ru

21 Март 2025, 17:20

26

0

Казанның Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә журналистлар өчен ифтар узды

Казанның Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә журналистлар өчен ифтар узды. Авыз ачуда республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче каләм ияләре катнаша. 

Кунаклар өчен мәчет һәм музей буенча экскурсия дә үткәрделәр. Ул зур төзекләндерүдән соң, узган ел ачылды. Музей бинаның иң түбән катында урнашкан. Алга таба аңа аерым керү юлы ясарга ниятлиләр. Мәчеткә килүчеләр һәм туристлар өчен уңайлырак булачак. Авыз ачуда Корьән аятьләре, мөнәҗәтләр укылды. Журналистлар өчен мәдәни программа әзерләнгән иде.

 Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлеген яктыртуга зур өлеш керткән журналистларны да бүләкләделәр.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар