https://tnv.ru
24 Март 2025, 16:54
228
0

Ифтар түләүле була аламы? Шушы сорау быелгы Рамазан аенда җәмәгатьчелекне икегә бүлде. Туган-тумачаны җыеп аш уздырумы, әллә ресторанга түләүле билет алып авыз ачуда катнашу саваплыракмы? Халык шулкадәр кызып китте ки, хәтта кайберәүләр ифтардан шоу-тамаша ясыйлар дип, оештыручыларны тәнкыйткә тота башлады.
Мин монда берничә фикерне аерып чыгарыр идем. Беренчедән, соңгы елларда ураза тотучыларның саны артуын күрәбез. Халыкның дингә тартылуы имамнар тарафыннан расланган. Әйтик, быелгы Республика ифтары ук рекордлы булды һәм 14900 кешене кунак итте. Икенчедән, тотучысы күбәйгәч, сервис, ягъни хезмәт күрсәтү барлыкка килә. Бу инде базар икътисадының бер күренеше.
Сорау бар икән - тәкдиме дә була! Кем нинди тәкъдим ясый - анысы оештыручының фантазиясеннән тора. Без инде фэшн, бизнес ифтарлар, язучылар-язмаучылар, көрәшүчеләр-көрәшмәүчеләр, балыкчылар, артистлар ифтары дигән аерым темага багышланган ашларга күнегеп киләбез.
Ураза тоту - диннең бер фарыз гамәле, баганасы. Кишер сары күлмәкләр, ялтыравык чалмалардан күз камашып, гамәлнең асылы югалмыймы? Гөлназ Сәйфетдинова түләүле һәм түләүсез авыз ачучылар белән аралашты.

Бүлешергә
Комментарии 0