Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Кама мөхтәсибәте СВОда катнашучылар өчен ифтарлар уздыра

Түбән Кама мөхтәсибәте СВОда катнашучылар өчен ифтарлар уздыра

https://tnv.ru

24 Март 2025, 17:28

8

0

Түбән Кама мөхтәсибәте СВОда катнашучылар өчен ифтарлар уздыра

Рамазан аенда Түбән Кама мөхтәсибәте махсус хәрби операциядә хезмәт иткән мөселманнарга ифтарлар үткәрә, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Аларга Түбән Кама шәһәрендәге кардәшләр исеменнән мөхтәсибәт авыз ачу өчен мөселман хәрбиләр хезмәт иткән өч хәрби подразделениегә акча җибәрде.  

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегәндә хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 2,8 млн сумга кадәр арттырдылар. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак.

Бу сумма төбәк, федераль һәм муниципаль түләүләрдән тора: Татарстаннан - 2,1 млн сум, РФ Оборона министрлыгыннан - 400 000 сум, ТР муниципалитетларыннан һәм предприятиеләреннән - 300 000 сумга кадәр.

Тулырак мәгълүмат +7 (800) 222-59-00 телефоны буенча һәм heroes-tatarstan.ru сайтында. 

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар