https://tnv.ru
25 Март 2025, 16:38
232
0

Изге Рамазан ае тәмамлангач, 30 мартта, мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм шәһәр мәчетләрендә 6:30 да Коръән аятьләрен укудан башлана. Бу көнне шәһәр җәмәгать транспорты 5:00 сәгатьтә эшли башлый. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов хәбәр итте, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Шәһәр халкына уңайлы булсын өчен, 30 мартта шәһәр мәчетләре аша уза торган җәмәгать транспорты маршрутларының хәрәкәт графигы үзгәртеләчәк, алар иртәнге сәгать 5 тә эшли башлаячак.
Үзгәрешләр түбәндәге маршрутларга кагылачак:
1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37а, 43, 47, 53, 54, 55, 56, 63, 68, 74, 75, 91номерлы автобуслар;
1, 2, 12 номерлы троллейбуслар;
5 һәм 5а номерлы трамвайлар.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазен «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында туры эфирда күрсәтәчәкләр.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0