Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан авылларында Ураза гаете ничәдә башланачак?

Татарстан авылларында Ураза гаете ничәдә башланачак?

https://tnv.ru

25 Март 2025, 18:09

166

0

Татарстан авылларында Ураза гаете ничәдә башланачак?
30 март мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә иртәнге 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак.

Авыл җирлекләрендә гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында күрсәтеләчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар