https://tnv.ru
26 Март 2025, 11:07
9
0

Ураза Гаете көнне башкалада Рамазан фестивале узачак. Быел ул - Иске Татар бистәсе, Каюм Насыйри урамы һәм элеккеге Галиәскәр Камал театры каршында үткәрелә. Бу хакта "Татарстан хәбәрләре" журналистларына билгеле булды.
Программасын Ватанны саклаучы елына багышларга булганнар. Мәйданчыклар сәгать көндезге бердән эшли башлый. Биредә балалар өчен мастер-класслар, хәрби күргәзмә, "Әкияттә - кунакта" зонасы оештырылачак. Шулай ук аларга 3 мең данә "баллы әтәч" кәнфите таратырга җыеналар. Мәрҗани урамында - кибетләр эшли, осталар күргәзмәсе, халык уеннары, яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге булачак.
Театр каршында танылган алып баручылар һәм җырчылар катнашында бәйрәм тамашасы оештырыла. Анда сәхнә түреннән "Катюша" җыры беренче тапкыр гарәп телендә башкарылачак. Шулай ук катнашучылар арасында Гомрә хаҗга юллама һәм башка истәлекле бүләкләр уйнатыла.
Бүлешергә
Комментарии 0