Онлайн трансляция

Свернуть

Якшәмбе көнне ир-атларга мәчеткә ничәдә барырга кирәк?

Якшәмбе көнне ир-атларга мәчеткә ничәдә барырга кирәк?

https://tnv.ru

28 Март 2025, 16:00

158

0

Якшәмбе көнне ир-атларга мәчеткә ничәдә барырга кирәк?
30 март мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә иртәнге 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак, дип яза Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матубугат хезмәте.

Авыл җирлекләрендә гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында күрсәтеләчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар