Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Тынычлык бистәсендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында яңа "Камил" мәчете ачылды

Казанның Тынычлык бистәсендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында яңа "Камил" мәчете ачылды

https://tnv.ru

11 Апрель 2025, 16:59

73

0

Казанның Тынычлык бистәсендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында яңа "Камил" мәчете ачылды
Бүген Казанның Мирный бистәсендә яңа "Камил" мәчете үз ишекләрен ачты. Биредә мәхәллә кешеләре беренче мәртәбә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җомга намазын укыды. Тантаналы ачылыш тантанасына, халыкның һәм иганәчеләрнең шатлыгын уртаклашырга дип, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип яза Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мәчетнең тышкы күренеше игътибарга лаек: аның манарасы – Болгардагы 14 гасырдагы уникаль архитектура һәйкәле булган «Кече манара»ның төгәл күчермәсе. Мәчет тышкы яктан һәм эчке яктан Дагыстаннан кайтартылган таш белән тышланган.

Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтендә бүгенге көндә 33 мәчет эшли.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар