https://tnv.ru
22 Май 2025, 15:00
69
0

Казанда корбан чалу урыннары билгеләнде. Быел Корбан бәйрәме 6нче июньгә туры килә. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 53 000 сум дип билгеләнгән.
Ягъни, мөселман кешесенең шуның кадәр артык акчасы булганда ул корбан чаларга тиеш була. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китә һәм өч көн дәвам итәчәк. Казанда моның өчен 17 махсус мәйдан әзерләнә, нигезендә мәчетләр янында. Аның тулы исемлеге белән Диния нәзарәте сайтында танышырга мөмкин.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0