Онлайн трансляция

Свернуть

6 июньдә Татарстанда Корбан гаетен уздыру тәртибе

6 июньдә Татарстанда Корбан гаетен уздыру тәртибе

https://tnv.ru

04 Июнь 2025, 17:08

810

0

6 июньдә Татарстанда Корбан гаетен уздыру тәртибе
Татарстан мөфтияте 2025елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләрен раслады.

Гарәфә көне итеп 5 июнь көне билгеләнде, Корбан гаетенең беренче көне 6 июньгә туры килә (зөлхиҗҗә аеның 10нчы көне). Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк.

Башкала мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

2.00-3.00 – Коръән уку;
3.00-3.30 – гает вәгазе уку;
3.30 – гает намазы;
3.40 – хөтбә, Коръән укып дога кылу.
Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул 8нче июнь көнне кояш баеганчы дәвам итәчәк. Корбан нисабы күләме – 53 мең сум.

5, 6, 7, 8 һәм 9нчы июнь көннәрендә Тәкбир әт - Тәшрик көннәре билгеләп үтелә. Бу көннәрдә (5нче июньдә иртәнге намаздан башлап 9нчы июньдә икенде намазын кертеп), фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр), сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар