https://tnv.ru
04 Июнь 2025, 17:48
70
0

Бу җомгада - алтынчы июнь көнне мөселманнар Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан «Корбан-фест» Гаилә фестивале Кремль Яр буенда һәм «Елмай» балалар паркында уза.
Кунакларны бай программа: Татарстанның популяр артистлары чыгышы, төрле интерактив зоналар, иҗат дәресләре, спорт ярышлары, хәләл товарлар ярминкәсе көтә. Бәйрәмнең хейдлайнеры булып Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чакырылган. «Елмай» паркында кечкенә кунаклар өчен аерым сәхнә эшли, анда курчак спектакльләре һәм театр куелышлары күрсәтелә, шулай ук балалар иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Барлыгы 50дән артык күңел ачу һәм белем бирү мәйданчыклары оештырыла. Тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.
Бүлешергә
Комментарии 0