https://tnv.ru
13 Июнь 2025, 17:15
85
0

12 июньдә «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторы ярдәмендә хаҗ кылган Татарстан хаҗилары Казанга кайта башлады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте
Казанның Габдулла Тукай исемендәге Халыкара аэропортында иртән иртүк аларны хаҗ операторы вәкилләре, якыннары, дуслары һәм гаилә әгъзалары каршы алды.
Беренче булып туган җиргә казый, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкчелегендәге хаҗилар төркеме аяк басты. Аннары кич белән 168 хаҗидан торган тагын 4 төркем кайтты. 13 июньдә, 150 кешедән торган 3 төркем кайтып җитәчәк. Соңгы төркемне 21 июньдә көтәләр.
Фото: dumrt
Бүлешергә
Комментарии 0