https://tnv.ru
18 Июнь 2025, 15:25
50
0

14 июньдә Саба мөхтәсибәтенең Урта Нырты авылында яңа мәчет ачылган. 2022 елның 15 октябрендә мәчеткә беренче нигез ташы салынган, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Мәчетне ачу тантанасыннан соң кунаклар һәм мәхәллә кешеләре, мәчеткә кереп, өйлә намазын укыган.
Мәчет төзелешендә район халкы да, иганәчеләр дә катнашкан. Бинада 50 кеше сыйдырышлы ир-атлар намаз залы, тәһарәт бүлмәләре урнашкан; мәчет инженерлык челтәрләренә: электр энергиясе һәм җылыту системаларына тоташтырылган.
Мәчетнең имамы булып Кукмара мәдрәсәсен тәмамлаган Элмир хәзрәт Арикиев билгеләнә. Хәзерге вакытта Сабада 61 мәчет эшли.
Фото: Саба мөхтәсибәте

Бүлешергә
Комментарии 0