https://tnv.ru
22 Июль 2025, 10:58
37
0

Казан Россия дәрәҗәсендәге вакыйгалар үзәгендә. Бүген православ динен тотучылар Казан Изге Ана иконасы көнен билгеләп үтә.
Аның белән бәйле тантаналарда катнашу өчен Татарстанга әле кичә үк Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл килде. Аның эш программасы 3 көнгә исәпләнгән.
Шулай ук, Казанга Россия төбәкләреннән кунаклар, туристлар җыела. 10 мең кеше бәйрәм чараларында катнашкан. Патриарх - Рөстәм Миңнехановны хөрмәткә лаек шәхес дип атады, ә Татарстанда мөселманнар белән православие дине тарафдарларының тыныч гомер итүен ассызыклады. Лиана Бәхтиева репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0