Онлайн трансляция

Свернуть

Балтач районының Борбаш авылында Бөтенроссия мөселман балалар Сабантуе узды

Балтач районының Борбаш авылында Бөтенроссия мөселман балалар Сабантуе узды

https://tnv.ru

23 Июль 2025, 10:18

Балтач районының Борбаш авылында Бөтенроссия мөселман балалар Сабантуе узды. Быел ул 18нче тапкыр оештырыла. Монда тәрбияви мәгънәгә ия мөнәҗәтләр, Коръән аятләре яңгырый, балалар күңелле уеннарда катнаша.

Бәйрәмнең дресс-коды да бар - шәригатъ кануннарына туры китереп киенәсе! Инде берничә ел Сабантуйга Россия төбәкләреннән кунаклар җыела - быел Ульяновск, Киров, Оренбург өлкәләреннән, күрше Башкортстан, Марий Эл республикаларыннан гаиләләр килде.

Бала тәрбиясенә дини традицияләребез аша караш турында - Эльмира Имамиева.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар