Онлайн трансляция

Свернуть

Камил Сәмигуллин Әтнә районында яңа мәчет ачылышында катнашкан

Камил Сәмигуллин Әтнә районында яңа мәчет ачылышында катнашкан

https://tnv.ru

25 Июль 2025, 17:28

58

0

Камил Сәмигуллин Әтнә районында яңа мәчет ачылышында катнашкан
Бүген Әтнә районы Чембулат авылында “Хәбибулла” мәчете ачылды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Яңа мәчетнең тантаналы ачылышында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Әтнә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Хисамиев, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Әтнә районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев, “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” автономияле коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Азат Гайнетдинов, шулай ук районның төрле оешма җитәкчеләре, аксакаллар, имамнар, абыстайлар, төзелеш эшләрен башлап йөрүчеләр һәм иганәчеләр һәм авыл халкы катнашкан.

Чембулат авылында “Хәбибулла” мәчете төзелеше 2019нчы елның җәендә башлана – беренче нигез ташы салына. 2023нче елда ярымай куела, 2025нче елның язына мәчет тулысынча әзер була. Ул 45 кешене сыйдырырлык зурлыкта (бинаның гомуми мәйданы 97 кв.м), бер катлы, кирпечтән салынган. Мәчет эчендә барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханә һәм кухня бар. Мәчеттә ифтарлар оештырырга, ислам нигезләре буенча дәресләр алып барырга мөмкин.

Бүгенге көндә Әтнә мөхтәсибәтендә 35 мәчет эшли.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар