Онлайн трансляция

Свернуть

Кукмара районында яңа мәчет ачылган

Кукмара районында яңа мәчет ачылган

https://tnv.ru

28 Август 2025, 09:40

70

0

Кукмара районында яңа мәчет ачылган

Кукмара районының Балыклы авылында "Ихлас" мәчете ачылган. Ул авылның иң матур җирендә урнашкан, 1994 елдан бирле эшләгән иске мәчет урынына төзелгән. 2024 елда җирле халык иске бинаны сүтү турында карар кабул иткән һәм шул ук елның 10 июлендә яңа мәчет төзи башлаган, һәм бер ел эчендә төзеп тә бетергән. Хәзер авылда җәмәгать белән намаз уку, дини йолалар үткәрү, динне өйрәнү өчен уңайлы урын бар, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

150-200 кеше сыйдырышлы яңа мәчет төзелешенә Газинур Хәбибрахманов зур өлеш керткән.

Мәчетнең беренче катында ир-атлар өчен 200 кеше сыйдырышлы иркен намаз залы, шулай ук имам бүлмәсе урнашкан. Аскы катта балалар өчен уку сыйныфлары, хезмәткәрләр өчен бүлмә, ашханә (анда – балага исем кушу һәм никах уку тантаналары, шулай ук Рамазан аенда 150-200 кешегә исәпләнгән ифтарлар үткәрелә) урнашкан.

Бинада бөтен уңайлыклары булган тәһәрәтханә урнашкан. Мәчет электр белән яктырту һәм җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтырылган.

Фото: dumrt

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар