https://tnv.ru
08 Сентябрь 2025, 17:14
13
0

6 сентябрьдә Әлки районының Базарлы Матак авылында капиталь төзекләндерүдән соң "Актай" мәчетен ачу тантанасы узды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Капиталь төзекләндерү вакытында эчтән диварлар тышланган, идәннәр җылытылган, җылы идән урнаштыру, барлык уңайлыклары булган тәһарәтханә корылган, барлык сантехника һәм җиһазларны алыштырылган һ.б. эшләр башкарылган.
Мәчет янында Мәгърифәтчелек үзәге эшли, анда ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курслар уза.
Бүгенге көндә Әлки мөхтәсибәтендә 32 мәчет эшли.
Фото: dumrt.ru
Бүлешергә
Комментарии 0