https://tnv.ru
22 Сентябрь 2025, 10:47
15
0

Кичә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең Югары Хакиме Галиҗәнап Солтан Ибраһим белән Спас районындагы Болгар шәһәрендә булды. Бу хакта Рәис матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунак Болгарны карый, музейда була, аның тарихы һәм биредә урнашкан истәлекле урыннары белән таныша. Галиҗәнап Солтан Ибраһимга 1103 ел элек бу урында Идел буе Болгары тарафыннан ислам дине кабул ителүе турында сөйлиләр.
Солтан Ибраһимга дөньядагы иң зур басма Коръән аеруча күп тәэсирләр калдыра.
Фото: rais.tatarstan.ru
Бүлешергә
Комментарии 0