Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда яшь мөслимә киленнәр өчен курслар узачак

Казанда яшь мөслимә киленнәр өчен курслар узачак

https://tnv.ru

30 Сентябрь 2025, 09:32

14

0

Казанда яшь мөслимә киленнәр өчен курслар узачак

2025 елның 1 октябрендә Диния Нәзарәтенең мөселман яшьләре арасында «Яшь килен» курсларының 13 нче агымы офлайн форматта үз эшен башлап җибәрә. Анда 60 мөслимә катнаша, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

«Яшь килен» — мөслимәләргә белем бирү һәм гаилә коруга рухи яктан әзерләү өчен төзелгән сигез атналык программа. Проект мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан тормышка ашырыла һәм никахка керү мәсьәләләрен шәригатькә һәм татар халкы гореф-гадәтләренә нигезләнеп карый.

Мөслимәләрне биредә академик белемнәргә ия булган танылган остазлар һәм шәехләрдән никахта ир-хатынның бурычлары һәм хокуклары, мәһәр, никахлашу өчен хәерле ир сайлау, никах килешүе, яшь гаиләдә проблемалар, иреңнең туганнары белән аралашу, хатын-кыз сәламәтлеге, мөслимәнең үзенең акчасы, никахта җенси мөнәсәбәтләр һ.б. турында лекцияләр көтә.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар