Онлайн трансляция

Свернуть

Диния нәзарәте 750 гаиләгә 22 тоннадан артык гошер таратты

Диния нәзарәте 750 гаиләгә 22 тоннадан артык гошер таратты

https://tnv.ru

08 Октябрь 2025, 16:18

29

0

Диния нәзарәте 750 гаиләгә 22 тоннадан артык гошер таратты

7 октябрьдә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга бу елдагы соңгы гошерне тараткан. Яңа Чишмә районы мөхтәсибәтеннән китерелгән 2 тонна гошер Казанның 80 аз керемле һәм күпбалалы, тулы булмаган гаиләләренә, ялгыз өлкәннәргә өләшенде, дип хәбәр итә нәзарәт матбугат хезмәте.

Шулай итеп, «Зәкят» хәйрия фонды, гошер сәдәкасы җыю буенча кампания башланганнан бирле, барлыгы 750 гаиләгә Алексеевск, Балтач, Кайбыч, Балык Бистәсе, Теләче һәм Яңа Чишмә районнарыннан килгән 22 тоннадан артык гошер тараткан.

Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.

Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе вакытында 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5, 2020 елда – 1000 тоннага якын, 2021 елда – 577,33 тонна, 2022 елда – 1377,34 тонна, 2023 елда – 827 тонна, 2024 елда 968 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар