Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов мөфти Тәлгать Таҗетдингә "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медален тапшырды

Рөстәм Миңнеханов мөфти Тәлгать Таҗетдингә "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медален тапшырды

https://tnv.ru

20 Ноябрь 2025, 16:13

6

0

Рөстәм Миңнеханов мөфти Тәлгать Таҗетдингә "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медален тапшырды

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Бөек Болгар шәһәрен торгызу, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгын үстерү проектында Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең аерым ролен билгеләп үтте.

Бүләк рухи-әхлакый традицияләрне саклауга һәм үстерүгә, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга аерым өлеш керткән өчен тапшырылды.

Очрашуда Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә Рәис матбугат хезмәте.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар