https://tnv.ru
16 Февраль 2026, 14:07
48
0

15 февральдә, Арча районы Мөрәле авылы “Мәйдан” спорт-күңел ачу полигонында Арча мөхтәсибәте беренчелегенә чаңгы ярышлары уздырыла. Әлеге чараны Арча районы мөхтәсибәте оештыра. Ярышларда теләгән һәр татарстанлы катнаша алган. Быел исә Казаннан, Арча һәм Балтач районнарыннан 75 кеше ярышты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Быелгы ярышлар Мөрәле авылы имам-хатыйбы һәм Арча районы Аксакаллар шурасы рәисе Рәсип хәзрәт Нәбиуллин истәлегенә багышланды. Рәсип хәзрәт 2003нче елдан алып 2025нче елның декабренә – вафатына кадәр Мөрәле авылы мәчетендә имам-хатыйб булып эшләде, ә 2010нчы елдан Арча районы Аксакаллар шурасын җитәкли.
Чаңгы ярышларында, яшь төркемнәрен исәпкә алып, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен махсус дистанцияләр оештырыла. Ярыш нәтиҗәләре буенча, шәхси беренчелек һәм командалар буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде, аларга кыйммәтле бүләкләр, медаль һәм дипломнар тапшырыла.
Фото: dumrt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0