https://tnv.ru
19 Февраль 2026, 10:09
7
0

Рамазан ае башланган көнне Биектау районы Айбаш авылы халкы өчен истәлекле көн. Изге Рамазан ае уңаеннан яңартылган мәчеткә ярым ай куйдылар.
Әлеге гыйбадатханәгә йөз елдан артык. Ул - Татарстанның мәдәни мирас объектлары исемлегенә кергән. 2022 нче елда көчле давыл вакытында мәчетнең манарасы ау.
Шуннан соң аны Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча төзекләндерә башлыйлар. Мәчетнең ишекләрен март аенда ачарга планлаштыралар. Тулырак- Динә Нәҗметдинова репортажында.
Бүлешергә
Комментарии 0