Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда беренче ифтарлар узды

Татарстанда беренче ифтарлар узды

https://tnv.ru

20 Февраль 2026, 09:44

5

0

Татарстанда беренче ифтарлар узды
Кичә меңләгән милләттәшебез 2026нчы елның беренче уразасын тотты. Кояш баю белән Рамазан ае башланган иде. Мөселманнар таң беленгәнче ниятләп уразага керде һәм кичен авыз ачарга җыелды.

Әлеге кадрлар Казан үзәгендәге милли ресторан комплексында тәүге ифтарның берсендә төшерелде. Безнең республикада дус-туганнар, дин әһелләре белән ашка җыелу - күркәм гореф-гадәт. Беренче ифтар кунакларын Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов белән Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин сәламләде. Монда шулай ук башка илләрнең Татарстандагы консуллары, Республика Хөкүмәте вәкилләре, җәмәгатчелек чакырылган иде. Алар барысы бергә башта вәгазь тыңладылар, Коръән сүрәләрен ишеттеләр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар