Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда «Рамазан — изге гамәлләр ае» дигән хәйрия марафоны башланды

Татарстанда «Рамазан — изге гамәлләр ае» дигән хәйрия марафоны башланды

https://tnv.ru

20 Февраль 2026, 10:58

12

0

Татарстанда «Рамазан — изге гамәлләр ае» дигән хәйрия марафоны башланды
Татарстанда уразаның беренче көнендә «Рамазан — изге гамәлләр ае» дигән хәйрия марафоны башланды. Аны республиканың мөселманнар Диния нәзарәте игълан итте.

Узган ел битараф булмаган кешеләр ярдәме белән 5,5 тонна азык-төлек тарату мөмкин булган. Аларны 600 татарстанлы алган, шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аз керемле гаиләләр дә бар.

Быел исә ифтар өчен 500 җыелма тапшырылачак. Игелекле эшләргә ничек кушылырга икәнен ТНВ хәбәрчесе Алсу Гарифуллина сөйләячәк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар