https://tnv.ru
25 Февраль 2026, 09:30
4
0

Мөселманнар өчен айларның солтаны - Рамазан башланып китте һәм меңләгән милләттәшебез Уразага керде. Рамазан - Республикада тормыш рәвешен үзгәртә торган вакыт: кояш чыгудан баеганчыга кадәр ашау һәм эчүдән тыелып тору, изге уйлар белән яшәү, вакытны гыйбадәткә, ифтарларда якыннар белән күрешү-очрашуга багышлау.
Бу чорда кафе-рестораннар менюны яңарта, ашларга заказлар күбәя. «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга ярдәм чараларын активлаштырып җибәрә.
Быел да Татарстан мәчетләрендә Коръән хәтем кылына. 7 гыйбадәтханәдә аны Мисырдан чакырылган Коръән-хафизлар укыячак. Шуларның берсе - Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы - Коръәнне иң яхшы белүче Мәэмүн Рави - Мәрҗани мәчетендә тәравихлар уздыра. Алия Хәйретдинова Рамазанның күркәм гамәлләре һәм традицияләре турында.

Бүлешергә
Комментарии 0