Онлайн трансляция

Свернуть

“Рамазан – изге гамәлләр ае”: Казанда 27 февральдә 30 нчы хәйрия маршруты йөриячәк

“Рамазан – изге гамәлләр ае”: Казанда 27 февральдә 30 нчы хәйрия маршруты йөриячәк

https://tnv.ru

26 Февраль 2026, 16:36

0

0

“Рамазан – изге гамәлләр ае”: Казанда 27 февральдә 30 нчы хәйрия маршруты йөриячәк
27 февральдә, изге Рамазан аеның җомга көнендә, Казанда хәйрия маршруты йөриячәк. “Зәкят” хәйрия фонды хәйриячелегендәге бушлай автобусны тану бик җиңел булачак: аның алгы тәрәзәсендә «Благотворительный маршрут от БФ «Закят» дип язылачак, ә салоны шарлар белән бизәләчәк. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны кысаларында борт номеры 708 булган 30 нчы автобуста йөрү бер көнгә бушлай булачак. Хәйрия маршруты иртәнге сәгать алтыдан (6:00) кичке сәгать алтыга (18:00) кадәр Азинодагы “Дуслык” тукталышыннан Юдинодагы “Вокзал яны” тукталышына кадәр йөриячәк.

30 нчы маршрут юкка гына сайлап алынмаган: аның пассажирлары арасында даими рәвештә фондка килеп йөрүче һәм аннан ярдәм алучы күпләгән мохтаҗлар булуы белән үзенчәлекле. Казанның Совет, Идел буе, Вахитов, Киров районнарын тоташтырган әлеге автобус иң озын маршрутларның берсе булып санала һәм анда халык һәрвакыт күп була.

30 нчы номерлы автобуста барганда, пассажирлар ислам диненең асылы һәм Рамазан аеның изге төшенчәләре турында, бу мөбарәк айда саваплы гамәлләр башкаруның әһәмияте, шулай ук Татарстанда башланган хәйрия марафоны турында якыннан таныша алачак.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар