Онлайн трансляция

Свернуть

СВОда хәрбиләр өчен ифтарлар уздыралар

СВОда хәрбиләр өчен ифтарлар уздыралар

https://tnv.ru

04 Март 2026, 15:32

2

0

СВОда хәрбиләр өчен ифтарлар уздыралар
Татарстан Диния нәзарәте махсус хәрбия операция зонасында алгы сызыкта хәрбиләр һәм Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы халкы өчен ифтарлар уздыруны дәвам итә.

Мәҗлесләр көн саен блиндажларда яисә Луганск һәм Донецк мәчетләрендә уза. Анда Нәзарәтнең полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйрулаев һәм Нәзарәт казые Марат хәзрәт Мәрданшин катнаша. Алар Рамазан ае дәвамында махсус хәрби операция зонасында булачак. Хәзрәтләр вәгазьләр сөйлиләр, бергәләп махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм һәлак булганнар, аларның гаиләләре, Ватан иминлеге өчен дога кылалар.

Бу Татарстан Диния нәзарәтенең, күчмә мәчетләр җибәрү һәм блиндаж мәчетләр төзү кебек башлангычлар белән беррәттән, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча тагын бер уникаль тәҗрибәсе булып тора, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Фото: dumrt.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар