Онлайн трансляция

Свернуть

Республикакүләм ифтар: кайда, ничек һәм кайчан?

Республикакүләм ифтар: кайда, ничек һәм кайчан?

https://tnv.ru

06 Март 2026, 15:25

9

0

Республикакүләм ифтар: кайда, ничек һәм кайчан?
2026 елның 13 мартында “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 14 нче Республикакүләм ифтар узачак. Оештыручылар быел чарага Татарстанның төрле почмакларыннан 10 мең кешенең җыелуын көтә, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Программа 15:00дә башлана: фойеда милли сәүдә күргәзмәсе һәм хәләл ярминкә эшләячәк, 16:30да 2 нче павильонда рәсми өлеш үтәчәк. Азан 17:43тә яңгырый, ахшам намазыннан соң 3 нче павильонда авыз ачу башланачак.

Ифтарга керү билет белән генә мөмкин, билетлар бушлай һәм бары тик басма рәвештә мәчетләрдән, мөхтәсибәтләрдән һәм Нәзарәттән таратыла. “Казан Экспо” бинасына 17:30гә кадәр генә кертеләчәк. Чарада ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен керү юллары аерым, дресс-код таләпләре дә гамәлдә булачак.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар