Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Республика ифтарына бушлай электричка белән барып җитеп булачак

Бүген Республика ифтарына бушлай электричка белән барып җитеп булачак

https://tnv.ru

13 Март 2026, 09:40

5

0

Бүген Республика ифтарына бушлай электричка белән барып җитеп булачак

13 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республикакүләм ифтар оештырыла.Катнашучыларга барып җитү уңайлы булсын өчен шәһәр яны электричкаларында бушлай рейслар каралган. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моның өчен пассажирларга электричкада республикакүләм ифтарга бирелгән билетны күрсәтү җитә. Әлеге чара юлларда транспорт агымын да киметергә ярдәм итәчәк.

Ифтарны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» дирекциясе, «Туган авылым» милли-туристик комплексы һәм «Казан Экспо» үзәге берлектә оештыра.

Быел чарага якынча 10 мең кеше килер дип көтелә. Алар арасында республиканың төрле районнарыннан мөселманнар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук чакырылган кунаклар булачак.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар