https://tnv.ru
19 Март 2026, 14:05
9
0

Җомга, 20 мартта, мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үткән көнне, Татарстанда сизелерлек явым‑төшем көтелми, әмма һава бераз салкынайтачак.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, төнлә һәм иртән урыны белән томан һәм көчле бозлавык булуы мөмкин. Җил көньяктан, көньяк‑көнбатыштан исәчәк: төнлә тизлеге 2–7 м/с, көндез 4–9 м/с.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -2…-7 градус, аязган вакытта -10 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез исә +3…+8 градус чамасы булачак.
Казанда 20 мартка каршы төндә термометр баганалары -5…-7 градус күрсәтәчәк. Көндез башкалада һава температурасы +6…+8 градуска кадәр күтәреләчәк.
Искәртеп узыйк, иртәгә 06:50 (Мәскәү вакыты белән) «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында Татарстанның Биектау районы Айбаш авылындагы мәчеттән бәйрәм намазы туры эфирда күрсәтеләчәк.
Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0