https://tnv.ru
23 Март 2026, 11:16
2
0

Безнең республикада матур гадәт бар - Ураза Гаетен яңа салынган яки төзекләндерелгән мәчеттә уздыру. Бу ел аеруча истә калыр, мөгаен. Эш шунда ки, бәйрәм намазы 19нчы гасыр уртасында ук төзелгән, Совет чорында да манарасын саклап калган, моннан дүрт ел элек җил килеп чыгу сәбәпле җимерелгән, бөтен Татарстан, чит төбәкләрдә яшәүче мөсельманнар ярдәме белән төзекләндерелгән Айбаш мәчетендә узды.
Монда дистәләгән дин кардәшләребез җыелды. Җирле халык шатлагын уртаклашып, салага Рәис Рөстәм Миңнеханов та килде. Ифтар, тәравих намазы, борынгыдан килгән матур гадәт - таң беленүгә йортта таба исе чыгару - болар барысы Ураза ае турында. Гает намазыннан транслацияне безнең телеканал ТНВ һәм "ТНВ-Планета" каналларында алып барды. Алия Хәйретдинова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0