https://tnv.ru
26 Март 2026, 16:05
0
0

Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә "Нурлы Рамазан" конкурсына нәтиҗә ясалды. Җиңүче дип Кукмара районының Зур Сәрдек авылында яшәүче Ишмөхәммәтовлар гаиләсе табылган. Аларга хаҗга юллама бүләк ителде.
Финалга чыккан калган 10 кешегә, РКБ территориясендә урнашкан "Әбүгалисинә" мәчетенә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган. Быел Республиканың төрле районнарыннан 52 гариза юллаганнар.
Төп шарт- йорт ишегалларын, мәчет, белем бирү оешмалары, кибет һәм кафеларны бизәү иде. Аларны бәяләгәндә - бәйрәмчә мохит булдыру, мөселман атрибутикасын куллану, идеянең яңалыгына игътибар биргәннәр.
Тулырак "Татарстан хәбәрләре" чыгарылышында таныша аласыз.
Фото: dumrt.ruБүлешергә
Комментарии 0