https://tnv.ru
14 Май 2026, 14:40
4
0

1,82 млрд сум акча 2020 елдан башлап Татарстандагы мәчетләрне торгызуга юнәлтелгән. Бу хакта «KazanForum» кысаларында Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр итте.
Аерым игътибар агач архитектура корылмаларына бирелә. Әйтик, Айбаш авылында реставрациядән соң агач мәчет ачылды, анда якынча 80 процент чын, тарихи конструкцияләрне саклап калырга мөмкин булган.
Казанда хәйрия чараларыннан җыелган акчалар хисабына 1897 елгы Завод мәчете торгызыла. 2026 елда Кукмара районы Әсән-Елга авылындагы 1742 елгы мәчетне реставрацияләү планлаштырыла.
Моннан тыш, Шәле авылындагы 1895 елгы мәчетне торгызу проекты да эшләнгән инде. Әлеге бинаның хәле бүген авария дәрәҗәсендә.
Фото: ТНВ
Бу сумманың чыганаклары түбәндәгечә бүленә:
- 873 млн сум – бюджеттан тыш чыганаклар
- 769 млн сум – Татарстан Республикасы бюджеты
- 179 млн сум – федераль бюджет
Аерым игътибар агач архитектура корылмаларына бирелә. Әйтик, Айбаш авылында реставрациядән соң агач мәчет ачылды, анда якынча 80 процент чын, тарихи конструкцияләрне саклап калырга мөмкин булган.
Казанда хәйрия чараларыннан җыелган акчалар хисабына 1897 елгы Завод мәчете торгызыла. 2026 елда Кукмара районы Әсән-Елга авылындагы 1742 елгы мәчетне реставрацияләү планлаштырыла.
Моннан тыш, Шәле авылындагы 1895 елгы мәчетне торгызу проекты да эшләнгән инде. Әлеге бинаның хәле бүген авария дәрәҗәсендә.
Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0