Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда дини лидерлар очрашуы узды

Казанда дини лидерлар очрашуы узды

https://tnv.ru

22 Июль 2026, 11:25

119

0

Казанда дини лидерлар очрашуы узды
Кичә көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән аерым да күрештеләр. Очрашуда шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Алар бу көннәрдә булган чараларга нәтиҗә ясый. Шулай ук, Патриарх биредә - Россиянең хезмәт Герое, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән күреште. Кирилл бу очрашуда - Татарстанны Россиянең үзенчәлекле төбәге дип атады. Сездә мөселманнар һәм православие вәкилләре - үз өммәтләре өчен - уңай мохит хасил итә, ди ул. Һәм шушы тотрыклылыкта - Рөстәм Миңнехановның ролен һәм абруен билгеләп үтә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар