Онлайн трансляция

Свернуть

Диния нәзарәте басма һәм аудио вариантта Коръән тәфсире әзерли

Диния нәзарәте басма һәм аудио вариантта Коръән тәфсире әзерли

https://tnv.ru

11 Октябрь 2019, 18:03

243

0

Аудио вариантны "Яңа Гасыр" телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов тавышландыра.

Диния нәзарәте басма һәм аудио вариантта Коръән тәфсире әзерли
Коръәннең моңа кадәр бастырылган татарча тәфсирләренең күбесе замана укучысына аңлашылмый иде. Аларда борынгы дини терминнар бик күп. Бүген Татарстан Диния нәзарәте әдәби телгә, бүгенге вазгыятькә, хәзерге татар кешесенә аңлаешлы итеп яңа Коръән тәфсирен басмага әзерли. Ул аудиоязма форматында да тәкъдим ителәчәк. “Татарлар” тапшыруы редакторы Гөлия Садыйкова эш барышы белән танышып кайтты.

Коръәнне халыкка үз телебездә аңлату эшләре алдан ук алып барылган. Курсави, Ялчогый, Камил Мотыгый һ.б. авторларның эшләре. Бүгенге чор язучыларның да аңлатмалары бар. Тулыландырылган тәфсир дә инде булган хезмәтләргә нигезләнгән.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать бүлеге җитәкчесе Булат Мөбәрәков нигез буларак алдан язылган тәфсирләр алынуын искәртеп узды.

“Нигез буларак Мәхмүт Әл-Уфи, Рәхим Хафизулла, тәфсирен алдык, ул төрек телендә. Күбесенчә безгә файдалы булган тәфсирләрне алырга тырыштык. Андагы булган ялгышларны, җитешсезлекләрне төзәттек”, - диде ул.

Тәрҗемә берничә ел буе эшләнелә. Актив фазасы узган ел башлана. Тәфсирне дин галимнәре, тел белгечләре әзерли. Татар грамматикасына, стилистикасына хас булган үзенчәлекләр истә тотыла.

ТНВ алып баручысы Илдар Кыямовның дини язмаларны беренче генә тавышландыруы түгел. Һәрчак дулкынланам, бик тә җаваплы хезмәт ди ул. Август ахырында башланган эш шулай ук тәмамланып килә.

“Без язма текстны тамашачыга сөйләм тексты итеп тәкъдим итәбез. Монда интонация, басымнар белән төгәл эш итәргә кирәк. Дөресен генә әйткәндә, кайбер авыр моментларны үзебез дә аңлап бетермибез, шуңа тукталабыз, ачыклык кертәбез. Бергә уртак вариантка килгәч, тамашачыга төгәл итеп җиткерәбез”, - диде Илдар Кыямов.

Коръән тәфсире басмага инде әзер. Аны тиздән китап киштәләрендә табып булачак.

Нәзарәт хезмәткәрләре, укучылар һәм тыңлаучылар арасында аңлашылмаган очраклар килеп чыккан очракта аптырап калмаска һәм аларга хәбәр итәргә сорый.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров