Онлайн трансляция

Свернуть

«Татарча диктант» дөньякүләм акциясе ТНВ телеканалында онлайн форматта узачак

«Татарча диктант» дөньякүләм акциясе ТНВ телеканалында онлайн форматта узачак

https://tnv.ru

25 Сентябрь 2020, 12:24

479

0

“Татарча диктант” белем тикшерү акциясе 26 сентябрь көнне 11: 00 сәгатьтә уза.

«Татарча диктант» дөньякүләм акциясе ТНВ телеканалында онлайн форматта узачак
«ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 26 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә туры эфирда диктант укылачак. Шулай ук туры трансляция tnv.ru сайтында, YouTube-каналында һәм Вконтакте төркемендә булачак.

Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.

Акциягә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен www.diktant.tatar сайтындагы бланкны йөкләтеп алып, кәгазьдә бастырырга һәм ТНВдагы туры эфирны кабызырга кирәк.

Диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны сканерларга (яхшы сыйфатлы фотография) һәм tatarchadiktant@gmail.com адресына яки ватсап номерына җибәрергә:
Татарстан Республикасы өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү өчен вaтсап номер: +7 953-483-77-11
РФ регионнары өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү: +7 903-066-70-12
Чит илләр өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү: +7 937-405-21-28

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров