Онлайн трансляция

Свернуть

Мәктәптә нибары 17 бала укый!

Мәктәптә нибары 17 бала укый!

https://tnv.ru

05 Апрель 2021, 17:30

218

0

Бу атнада Татарстанда җирлекләр үсешен өйрәнүче махсус иҗтимагый институт оештырыласы билгеле булды. Ул Республика Президенты кушуы буенча эшләнә һәм  шәһәр-районнарда тулаем төзелеш алып баруны контролдә тотачак. Хәзер хәл шундый: яңа микрорайоннарда 5 елда кеше саны 20-30 меңгә җитә, ә мәктәбе-бакчасы юк. Шәһәр яны агломерацияләренең озак елларга планлаштырылмыйча үсеше юл, транспорт мәсәләсен кискенләштерә, эш урыннары кытлыгын китереп чыгара.

Мәктәптә нибары 17 бала укый!
Шушы яңалыктан соң бер көн дә үтмәде, безнең редакциягә Арча районының Урта Пошалым авылыннан шалтыраттылар. Тугызъеллык ТАТАР мәктәбен башлангычка калдырып, балаларны куршедәге рус мәктәбенә кучерергә мөмкиннәр, ди монда яшәүчеләр. Ә авылдагы бина нибары 2003нче елда төзелгән. Яңа, матур, уңайлы. Укырга да, укырга да бит. Ә балалар юк. Узган ел 1 бала керсә, быел берәү дә булмый.

Менә шулай, шәһәр белән авылдагы капма-каршы хәл. Инфраструктура планлаштырылган авыл белән мәктәбе җитмәгән шәһәр яннары. Алия Хәйретдинова репортажы.

Урта Пошалым авылы Арчадан 12 чакрым ераклыкта урнашкан. Бүген монда 70 хуҗалык исәпләнә, 160 кеше яши. Авылның горурлыгы - 9 еллык мәктәп. Монда тарих фәннәре кандидаты Рәшит Галләм, республиканың халык артисты Рөстәм Закиров укыган. Хәзер исә, белем йортының башлангычка калу, ә авылның яшләрен югалту ихтималы зур. Мәктәпне оптимальләштерергә мөмкиннәр. Эш шунда ки, монда нибары 17 бала укый. Кайбер классларда - бер бала. Мәктәп бетсә, авыл бетәр, ди халык.

Бу мәктәп яңа әле. Аны 2003нче елда гына төзиләр. 84 укучыга исәпләнгән, мәйданы - мең квадрат метрга якын. Ачылганда бер сыйныфта егермешәр бала укыган. Хәзер барлык классларда бергә егермегә дә җитми. "Норма буенча, авыл мәктәпләрендә бер сыйныфта 15 бала булырга тиеш" - диләр мәгариф булегендә.

Рамил МӨХӘММӘДИЯРОВ, Арча районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе:
- Моның кадәр зур бинаны, халык та әйтте, без йозак ябып куйсак, ул тарала. Бу - дөрес. Өй хуҗасыз тарала. Шуңы монда балалар бакчасы бар, ул калачак инде. Һәм башлангыч мәктәп булып калуы мөмкин. Әле моның турында әйтү иртәрәк. Учредитель испоком. Карарны исполком кабул итәчәк.

Киләсе уку елында бу мәктәптә 11 укучы белән 12 укытучы калачак. Әмма балалар саны күбрәк тә була алыр иде. Урта Пошалымнан җиде бала Лесхоз мәктәбендә укымаса.

Әлегә укучылар санын арттыру эшен район хамияте вәкилләре Урта Пошалым халкына тапшырды. Күршеләрен, туганнарын - балаларын кире күчерергә күндереп, яңа уку елына балалар санын тиешле нормага җиткерергә кирәк диләр.
Шул рәвешле, 17 ел элек, авылда халык саны кимүен исәпкә алмый төзелгән мәктәп өчен, бүген Урта Пошалым халкы көрәшә.

Рәсул МӨХӘРРӘМОВ, Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе:
- Мәктәп ул замандагы ихтыяҗдан чыгып төзелгән. Хакимияттә халык саны артыр, мәктәп тулы булыр, дип уйлаганнардыр, мөгаен. Кызганычка, бүгенгә кеше кимеде. Мәктәп азкомплектлы булып калды. Әлегә ябыргамы, кыскартыргамы дигән сорау тормый. Халык, ата-аналар, укучылар фикерен ишетәсе бар. Соңыннан хәл итәрбез.

Планлаштыру, исәпләүдәге кузаллап бетермәү бик кыйммәткә төшә. Бу очракта эш акчада гына тугел, әлбәттә. Район җирлегендә - татар авылының киләчәгендә. Чөнки балалар саны кими. Ә менә шәһәрдә - капма-каршы проблема. Территорияләрнең үсешен озак елларга алдан планлаштырмау 25 меңгә якын кеше яшәгән бистәләрдә тормышны туктатыр дәрәҗәгә җиткерә. Моңа мисал итеп, Казан күршесе - Көек бистәсен, Салмачи, Вишневкаларны китерергә була. Йортлар төзелә, сатыла, кеше саны геометрик прогрессия буенча арта. Әмма бакча, мәктәпләр төзелеп җитешми.

Хәзер һәр район буенча инфрастуртурага ихтыяҗны тикшерә башлаячаклар. Республикада Президент кушуы буенча җирлекләр үсеше институты оештырыла. Мәктәпләрне дә йортлар саныннан түгел, ә анда теркәлгән кешеләрнең чынлыкта булган ихтыяҗыннан чыгып проектлаштырачаклар.

Азат ХАМАЕВ, Россия Дәүләт Думасы депутаты:
- Бүгенге нөндә ябылган мәктәпләр дә бар, участковый больницалар да, клублар да бар. Шулай булгач, алдагы көндә элеккеге эшләгән рассчетларны карап, алдагы көнгә карап инфраструктураны төзергә кирәк. Рөстәм Нургалиевич тә әйтеп китте: сез аны карап, чутлап, ничә бала, ничә кеше яши. Менә шушы саннарны карап шулай итеп төзергә кирәк. Чөнки алдагы көндә дә ялгышырга мөмкинлек бар.

Арчада хәзер 36 белем бирү учреждениесе эшли. Шуларның 29ы- авыл мәктәпләре. Алдагы биш елда салаларда мәктәп, балалар бакчасы төзү каралмаган. Ә менә шәһәргә тоташкан һәм киң үсеш алган ике микрорайонда социаль объектлар проектлаштырылган.

Радик ФАЗЫЛОВ Арча районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе
- Арча шәһәренә Арчабаш микрорайоны терәлгән. Без монда балалар бакчасы салырга уйлыйбыз. Ул 140 урынлык булачак. Бу балалар бакчасы безгә 20-30 елдан соң да кирәк булачак. Чөнки яшь гаиләләр өйләр сала, балалары туып тора, халык саны арта).

Менә инде ул Арчабаш микрорайоны. Яңа йорлар күренә, төзелеш бара, монда балалар бакчасы кирәклеген исбат итәсе юк. Әмма территорияләрнең үсеше турында сүз алып барсак, социаль инфраструктура төзелешендә балалар бакчасы нибары беренче этап кына булып тора. Чөнки биш елдан нәкъ шул балаларга мәктәбе дә кирәк булачак. Әлегә бу территориядә тәктәп салу турында районның Башкарма комитеты сүз алып бармый. Балаларны моннан якын киләчәктә автобус белән йөртәчәкләрме, яисә инде планга мәктәп төзелешен кертәчәкләрме. Әлегә бу сораулар ачык булып кала.

Арчаның Коньяк микрорайонында яңа мәктәп төзу планга кертелгән. 500 укучыга исәпләнә. Ул ачылгач, хәзерге мәктәптә икенче сменаны бетеру мөмкинлеге булачак. Менә шулай, Урта Пошалымда 80 балалы мәктәп ярым буш, ә Арчаның узендә икенче сменада укыйлар. Аерма шунда гына, авылдан кеше, зуррак торак пунктларга кученә. Ә анда социаль инфр-ра тулысынча каралмаган. Шушындый глобал үзгәрешләр, урбанизациягэ карамастан, Урта Пошалым халкы өмет белән яши. Алар, хәзер балаларын зур мәктәпләргә йөртүче ата-аналар, укучыларны авыл мәктәбенә кайтарыр дип ышана. Ләкин бу да вакытлыча гына.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров