Онлайн трансляция

Свернуть

Чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан БДИ тапшырдылар

Чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан БДИ тапшырдылар

https://tnv.ru

08 Июнь 2021, 14:42

483

0

Чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан БДИ тапшырдылар
Кичә, Татарстанның 10 меңнән артык унберенче сыйныф укучылары математикадан БДИ тапшырдылар, шуларның 9367 чыгарылыш сыйныф укучысы, 584е – узган елгы чыгарылыш укучылары, көллият һәм техникумнарны тәмамлаган 55 кеше. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 116 катнашучы математикадан БДИ тапшыра, шуларның 111 чыгарылыш сыйныф укучысы һәм узган елгы 5 чыгарылыш укучысы.

Мәктәпләрдә имтиханнар үткәрүнең 81 пункты һәм өйдә 14 ИТП оештырылды (гомуми саны – 95). ИТП эшендә 4348 педагогик хезмәткәр катнашачак.

Барлык аудиторияләрдә һәм ИТП штабында онлайн-видеокүзәтү оештырылган. Профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИ сайлау предметы булып тора, минималь бусагада 27 балл.

Имтиханның дәвамлылыгы 3 сәгать 55 минут. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар өчен вакытны 1,5 сәгатькә арттыру каралган. Математикадан имтиханга БДИ катнашучылары паспорт, кара гель ручка, сызымнар һәм рәсемнәр төзү өчен  белешмә материаллары булмаган линейка алалар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров