Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау өчен 2 млрд. сум бүлеп бирелгән

Татарстанда мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау өчен 2 млрд. сум бүлеп бирелгән

https://tnv.ru

05 Июль 2021, 16:15

506

0

Татарстанда мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау өчен 2 млрд. сум бүлеп бирелгән
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасында объектлар төзү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендәге программаларның гамәлгә ашырылуы турында хәбәр иткән.

Алексей Фролов сүзләренә караганда, 2021 елның беренче яртыеллыгы тәмамланды, һәм капиталь ремонтның мөһим республика программаларын гамәлгә ашыру шулай ук «экватор»ка якын килгән.

Иң масштаблысы – мәгариф учреждениеләрен ремонтлау программасы. Быел әлеге программа кысаларында 213 объект ремонтланачак. Биредә эш график буенча бара - ел уртасына программаның үтәлеше 51% ка бәяләнә.

Планнан 59% ка 42 балалар бакчасы төзекләндерелә, шуларның 8е инде тәмамланган. Программага барлыгы 49 балалар бакчасы кертелгән.

Гомуми белем бирү оешмаларында капиталь ремонт буенча башкарылган эшләр күләме 71% тәшкил итә. Быел программа чаралары 25 мәктәпкә кагыла, шуларның 9ы төгәлләнгән. Шуңа бәйле рәвештә, 16 подрядчының әлегә эшендә.

Чыганак һәм фото: ТР Президенты Матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров