Онлайн трансляция

Свернуть

Нәзарәттә Казыйлар шурасы утырышы узган

Нәзарәттә Казыйлар шурасы утырышы узган

https://tnv.ru

16 Август 2021, 17:48

476

0

Нәзарәттә Казыйлар шурасы утырышы узган
16нчы август, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышы үткәрелде. Әлеге очрашуга КФУның Медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге мөдире Олег Маврин чакырылган иде. Хәзрәтләр чакырылган эксперт белән казыйлар өчен медиация буенча чираттагы курсларны оештыру мөмкинлекләрен карады. Билгеле булганча, казыйлар эшчәнлегенең төп өлеше мөселманнар арасындагы бәхәс-низагъларны хәл итү белән бәйле. Шуңа күрә чираттагы курсларда практикага зур әһәмият биреләчәк, халык белән эшләү барышында килеп ирешкән сорауларны хәл итү юллары кузгатылачак. Дәресләрне ноябрь башында үткәрү ниятләнә.

Көн тәртибендә икенче сорау буларак, мөселман зиратының эчке тәртип кагыйдәләренә бәйле мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде. Казыйлар шәригать кушканча мәет җирләү, каберләрне карап тору, зиярәт кылу әдәпләре хакында халыкка ирештереп тору кирәклеген искә төшерделәр. Казыйлар шулай ук бер гаиләнең хәлен өйрәнеп, гаиләне саклап калу буенча ңәшләрен җиткерде.

Моннан тыш, бүгенге җыелышта сүз авыл-мәхәлләләрдә Мәүлид бәйрәмен оештыру, Яшел Үзән мәчетенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтү, яңа уку елына әзерлек буенча фикер алышулар булып узды.

Чыганак һәм фото: http://dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров