Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда мәктәп укучыларының 65% артыгы өйрәнү өчен татар телен сайлап алды

Татарстанда мәктәп укучыларының 65% артыгы өйрәнү өчен татар телен сайлап алды

https://tnv.ru

17 Август 2021, 16:10

2022

0

Татарстанда мәктәп укучыларының 65% артыгы өйрәнү өчен татар телен сайлап алды
Узган уку елында Татарстанда татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү өчен мәктәп укучыларының 65% тан артыгы сайлап алынган, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Республика буенча укыту биш телдә алып барыла: рус, татар, чуаш, удмурт һәм мари.

Татарстанда 3 525 артык туган тел (рус теле булмаган) һәм әдәбияты укытучысы эшли, шуларның 3 400 – татар теле. Балаларны татар теленә өйрәтү мәдәни яктан якын килү нигезендә алып барыла: Татар китап нәшрияты белән берлектә татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү буенча эш оештырылган.

Республикада татар телендә белем бирүче 657 мәктәп эшли. 2020-2021 елларда аларны татар теле буенча укыту әсбаплары белән тәэмин итү өчен 16,3 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Фото:pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров