https://tnv.ru
30 Ноябрь 2021, 11:32
774
0
Әлеге уку йортларында авырганга күрә дәресләрне калдыручылар саны 23-53% тәшкил итә.

ОРВИ белән авыручылар саны арту сәбәпле Чистайның 9 мәктәбе карантига ябылырга мөмкин. Шундый тәкъдим белән Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе Флюра Хәйруллина чыкты.
Аның сүзләренчә, әлеге уку йортларында авыру сәбәпле дәресләрне калдыручылар саны 23-53% тәшкил итә. Шулай ук районда ОРВИ белән авыручы балалар саны үткән еллар белән чагыштырганда 4 тапкырга күбрәк.
Бүгенге көнгә 8 мәктәбнең 42 сыйныфында карантин керттеләр, ләкин моңа карамастан вәзгыятьтә уңай якка үзгәреш күренми, дип эйтеп үтте Хәйруллина.
Фото: pixabay.com
Бүлешергә
Комментарии 0